Русия Украинага каршы башлаган сугышның дүртенче елы бара. Башкортстан һәм Татарстан авылларына, шәһәрләренә табутлар кайтару инде гадәти хәлгә әверелде. Ике милли республика "урыс дөньясын яклау" сылтавы белән башланган сугышта иң зур бәя түли: сугышка китеп, анда үлүчеләрнең иң зур саны нәкъ Татарстан белән Башкортстаннан.
БУ ТЕМАГА: Сугышта үлүчеләр: Татарстан һәм БашкортстанХакимият сугышта үлүчеләрнең чын санын яшерә, гомум югалту саннары аталмый, район гәзитләре сан китермичә, некрологлар гына чыгара бара. Анда чит илгә сугышырга киткән ирләрне каһарманлаштыру омтылышы көчле, район түрәләре дә "Ватанны саклау" турында туктаусыз сөйли. Гәрчә, Украинага каршы сугышны Русия үзе башлады һәм сугыш Украина җирләрен басып алу өчен барса да.
Сугышның беренче көннәреннән үк Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан (җирле медиа, социаль челтәрләр, район гәзитләре, һәвәскәрләр алып барган исемлекләр) Татарстан һәм Башкортстаннан үлгән хәрбиләр исемлеген туплый. Сугышның 1233 көнендә без Башкортстаннан – 6288, Татарстаннан – 5514 исемне таба алдык. Бу Азатлык редакциясе таба алган исемнәр генә, чын югалтулар зуррак дип фаразлана.
Башкортстан: яшьләр күпләп кырыла
Башкортстан инде шактый вакыт Русиядә югалтулар саны белән беренче урында. Элегрәк моның сәбәпләрен күпсанлы белгечләрдән сораштык: төп сәбәпләр арасында республика башлыгы Радий Хәбиров "тырышлыгы", аның Русия хакимиятенә ярарга тырышуы, халыкның шактый фәкыйрь булып, зур күләмле түләүләргә кызыгуы атала.
Статистикага күз салсаң, үлемнәр арасында яшьләрнең күп булуы күзгә ташлана. Без тапкан үлгән хәрбиләрнең уртача яше – 38 яшь. Бу – ирләрнең нәкъ гайрәтле чаклары, балалар табып, аларны үсерү һәм тәрбияләү, җиң сызганып эшләү, туганнарына, халыкларына файда китерү вакытлары.
Башкортстаннан кимендә 450 үлгән хәрби – 24 яшькә кадәр
Безнең хисапта Башкортстаннан кимендә 450 үлгән хәрби – 24 яшькә кадәр. Араларында 18-19 яшьлекләр дә сирәк түгел. Социаль челтәрләрдән мондый үлемнәр иң зур игътибар уята, халык "әле тормыш күрмәгән, татымаган" яшьләрнең китүенә шакката. Сугышка ачыктан-ачык каршы чыгарга курыккан кешеләрдән "нигә мондый яшь кешеләрне җибәрәсез" кебегрәк фикерләр дә чыга.
Саннар кеше югалту фаҗигасенең никадәр зур булуын күрсәтә. Әмма һәрбер сан артында күпме ана кайгысы, күпме түгелгән яшь, челпәрәмә килгән тормышлар ята?
Бу язмада Башкортстаннан 5 яшь егет тарихын тәкъдим итәбез. Алар Владимир Путин ихтыяры белән башланган сугышка китә һәм һәлак була. Татар-башкортлар яшәгән төбәкләрдә генә мондый очраклар – дистәләрчә мең.
Радмир Хәлилов, 21 яшь
Июнь азагында Белорет районының Зөяк авылында Радмир Хәлилов белән хушлашу узды. Ул сугышта 9 май көнне һәлак булган. Моны район идарәсе хәбәр итте.
Радмирга 21 яшь була, ул 2004 елда туган. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа тимер юл транспорты техникумына укырга керә. 2022-2023 елларда Русия армиясендә вакытлы хәрби хезмәт үти, аннан кайткач, Межгорьедә эшли һәм читтән торып укуын дәвам итә.
Сугышка Радмир быелның февраль аенда гына китә. Җирле медиа чарасында моны "ир-ат бурычы" дип атадылар. Туган авылындагы җеназа вакытында аны "саф күңелле, ярдәмчел егет" дип искә алдылар.
Искәндәр Янсуфин, 18 яшь
Сугышта 18 яшьлек егетләрнең дә үлүе – сирәк күренеш түгел. Май башында Благовар районының Первомайски авылында Искәндәр Янсуфин белән хушлаштылар. Русиянең Украинага каршы сугышы башлангач, аңа 15 яшь кенә була. Хушлашуда әйтелгәнчә, янәсе ул "минем 18 яшемә СВО (сугыш) бетмәсә, мин үз Ватанымны якларга китәчәкмен" дигән. Русия пропагандасы Украинага каршы барган сугышны нәкъ "Ватанны саклау" буларак тасвирлый, чынбарлыкта исә ул күрше дәүләткә каршы Русия тарафыннан башланган.
Искәндәргә 18 яшь тулуга бер атна гына узгач, ул Саклану министрлыгы белән контракт төзи. Сугышка ул гитара белән, күтәренке кәефтә китә, дип искә ала якыннары.
18 яшьлек егет 22 мартта сугышта юк була. Аны туган авылына кайтару бер айга сузыла, хушлашу 1 майда гына уза. Егет белән хушлашырга дип якыннары, туганнары, мәктәп укытучылары да килә. Алар аны киң күңелле, шат яшүсмер дип искә ала.
Башка күп кенә хәрбиләр белән хушлашуда кебек үк, Янсуфинны соңгы юлга озатуга түрәләр дә килә. Благовар районы идарәсе башлыгы Марат Йосыпов, Русия җитәкчелеге кушканча, яшь егетнең "илне һәм безнең кыйммәтләрне саклап китүе" турында чыгыш ясый. Сугышның чынлыкта ни өчен башланганы, Украинада күпме тыныч халыкның үлгәне, фроннта Башкортстаннан күпме яшь егетнең һәлак булганы турында әйтергә ул кирәк дип санамый.
Денис Котырев, 22 яшь
Май башында Белорет районының җирле медиа чаралары 22 яшьлек Денис Котырев үлеме турында хәбәр итте. Ул 2002 елда Бурятиядә туган, әмма бер елдан соң гаиләсе Башкортстанга, Белорет шәһәренә күченгән. Монда Денис 3нче кичке мәктәпне тәмамлаган, шуннан соң шәһәрнең төрле оешмаларында эшләгән.
Сугышка яшь егет 2024 елда китәргә була, моның өчен ул Саклану министрлыгы белән контракт төзи. Фронтта һөҗүм итү ротасында укчы-санитар була.
Туганнар Денисны ачык күңелле, ярдәмгә килергә әзер егет булып искә ала. Балачактан ул агачтан җиһазлар ясарга яраткан, бокс һәм чаңгы шуу белән шөгыльләнгән.
Айнур Миңдияров, 24 яшь
Безнең исемлектә иң "олы" хәрби – 24 яшьлек Айнур Миңдияров. Ул тумышы белән Благовар районының Язикәү авылыннан.
Җирле мәктәпне тәмамлаганнан соң Авыл хуҗалыгы көллиятендә һөнрәри белем ала. Әмма 2020 елдан контракт нигезендә Русия армиясендә хезмәт итә башлый, башта Мурмански өлкәсендә булса, 2024 елда аны Украина белән сугышка күчерәләр.
12 май көнен Миңдияровның үлемен район идарәсе раслаган.
Айназ Гыйниятов, 19 яшь
22 май көнне Белорет районының Нокат авылында Айназ Гыйниятов белән хушлаштылар. Ул 2005 елда бу авылда туса да, белемне күрше төбәктә алган, Магнитогорскида тугыз еллык мәктәпне тәмамлаган. Шуннан соң Уфаның тимер юл хуҗалыгы техникумында укыган, слесарь булырга әзерләнгән.
Әмма дүртенче курста ул сугышка китәргә булган. Җирле медиа моның сәбәпләрен күрсәтми. Бары тик мөгаллимнәрнең аның актив спортчы булганын, ихлас, ярдәмчел кеше булганын әйтүләре китерелә.
Сугышта яшь хәрби һөҗүм взводында була. Ул 2024 елның 23 ноябрендә һәлак була, ләкин аны туган ягына алып кайту ярты елдан артыкка сузыла.
Бу егетләрне нәрсә берләштерә?
- Һәр бишесенең дә гомере 18-24 яшь аралыгында өзелә.
- Аларның барысы да гаилә корырга да өлгермәгән.
- Күбесе һөнәр ала башлаган гына, югары уку йортына керергә әзерләгән.
Башкортстанның район гәзитләре һәм башка медиа китергән бу биш тарих – республикадан чыккан меңнәрчә үлем хәбәренең бер өлеше генә. Алар аша сугышның "статистика"сында яшеренгән фаҗига күренә: тормыш юлы башланырга да өлгермәгән егетләрнең өзелгән өмет-хыяллары, баласыз калган ата-аналар.
***
Русия Украинага һөҗүм башлаганнан соң күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итте. Моны Азатлык Радиосына бурят активисты һәм күзәтүчесе Мария Вьюшкова раслады. Күптән түгел ул бу диспропорциянең саклануын да белдерде.
Русия түрәләре сугышта югалтулар турында саннарны бирми. Рәсмиләрдән сан ике тапкыр гына китерелде, соңгысы ике ел элек – 2022 елның 21 сентябрендә яңгырады: 5937 кеше. Украина хакимияте ул көнне Русия ягыннан югалтуларны 55,1 мең дип бәяләгән иде.
10 июльгә Азатлык Радиосы Башкортстаннан — кимендә 6288 үлем, Татарстаннан — кимендә 5514 үлем турында мәгълүмат таба алды. Бу – без раслый алган үлемнәр генә, чынлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
"Медиазона" исемлегенә караганда, Русия төбәкләре арасында иң күп үлемнәр — Башкортстаннан. Журналистлар бу республикадан 5677 үлем очрагын табып, аны раслый алган. Икенче урында Татарстан бара. Монда журналистлар 5359 үлемне раслый алган. Шулай итеп, ике республика да Русиядә үлемнәр саны белән беренче сафта бара.
Мондый зур күрсәткечләргә Башкортстан да, Татарстан да хәрбиләрнең ике категориясе бәрабәренә "ирешкән": мобилизациягә эләгүчеләр һәм сугышка үз теләкләре белән китүчеләр. Моннан тыш Башкортстан ихтыярилар үлемнәре белән "абсолют лидер" – кимендә 2643 үлем турында билгеле. Икенче урында барган Татарстаннан 1649 ихтыяри үлеме турында мәгълүматны табып булды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!